Логотип «Мәйдан» журналы

Иртәгә язмыш өч билгегә бүләк ясаячак!

Җиһан йолдызнамәнең өч билгесенә карата бик мәрхәмәтле булмакчы.Үлчәү ниндидер конкурста җиңәргә яисә лотереяда отарга әзерләнсен. Әлбәттә, лотерея билетын алырга ашыгырга кирәк. Нәрсәгәдер акча җыйга...

Җиһан йолдызнамәнең өч билгесенә карата бик мәрхәмәтле булмакчы.
rozovoe-nebo
Үлчәү ниндидер конкурста җиңәргә яисә лотереяда отарга әзерләнсен. Әлбәттә, лотерея билетын алырга ашыгырга кирәк. Нәрсәгәдер акча җыйган булсагыз, сезгә, Үлчәүләр, аны бүләк итәргә мөмкиннәр. Акчагыз янга калачак. 28 апрельдә уңыш сезнең якта булачак, һәр башлангычыгыз отышлы булыр.
Сукояр, сөеклеңнән бүләк көт! Сюрприз белән бергә бик яхшы хәбәр дә ишетерсең. Ниндидер “алыш”та репутациягезне саклап калып һәм яхшыртып, матур җиңүгә ирешүегез ихтимал. “Бәхет килмәс иде, бәхетсезлек ярдәм итте”, – дияргә мөмкинсез. Җитәкчегез җитди сөйләшүгә чакырса, кайгырмагыз. Ул сөйләшү сезнең өчен уңышлы булачак.
Кучкарга көтелмәгән керем киләчәк. Бәлки, күптән онытылган бурычны кайтарырлар. Кучкарларга да үзләрен лотереяда сынап карарга киңәш итә йолдызлар. 28 апрельдә бу билгедән кыюлык таләп ителә, шулай итсә, отылмас.
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Irt-g-yazmish-ch-bilgeg-b-l-k-yasayachak-240619/

Комментарийлар