Логотип «Мәйдан» журналы

Иртәгә Татарстанда һава торышы

Иртәгә, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый,...

Иртәгә, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

 78662488_1296914033_EEF1E5EDFC20E820E7E8ECE020E2F1F2F0E5F2E8EBE8F1FC1

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый, республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын.


Төнлә термометр 2-7 градус салкын, аязган вакытларда 9 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы 5 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән юлларның кайбер урыннарында бозлавык булуы көтелә.

Комментарийлар