Иртәгә Чаллы бәйрәм итә
Иртәгә, 10 август көнне, чаллылылар шәһәр көнен бәйрәм итә. Чаралар берничә мәйданчыкта узачак.Булачак чаралар турында тулырак мәгълүматны шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова бирде."К...
Булачак чаралар турында тулырак мәгълүматны шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова бирде.
"КАМАЗ" мәдәният йорты каршында күңел ачу чарасы 14.00 сәгатьтән 18.00 гә хәтле барачак.
Анда региональ фестиваль уздырыла. Декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, биюләр, автотехника күргәзмәсе, Чаллы рәссамнарының "Мин яратам сине Яр Чаллы" темасына ясалган иҗат эшләре - боларның барысын да әлеге чарада күреп булачак. Шунда ук канатта йөрү тамашасын карарга мөмкин.
14.30 сәгатьтә Томази Кереселидзе бульварында чәчәкләр салу оештырыла, 15.00 сәгатьтә "КАМАЗ" мәдәният йортында Автозавод районының активлык күрсәтүче кешеләрен хөрмәтләячәкләр.
Чаллылыларны Энтузиастлар бульварында сәгать кичке дүрттә көтәләр. Мондагы бәйрәм программасы 4 сәгатькә сузылыр дип ниятләнә. Теләгән һәр кеше графика, "Мин Яр Чаллыны яратам" логотибы белән кечкенә флаглар ясау, истәлеккә сувенирлар әзерләү буенча мастер-классларда катнаша алачак.
Җирле иҗат коллективлары тамашачының күңелен күреп, матур җырларын яңгыратачак. Картиналар галереясы, үз чиратында, Чаллы рәссамнарының әсәрләреннән күргәзмә оештыра.
Шәһәрнең Комсомол районындагы бәйрәм чарасы 14.00-19.00 вакыт аралыгында Кыңгыраулы күпер (Колокольный мост) янында оештырыла.
Андагы күңел ачу "Энҗе" этнофестивале белән башланып китә. Шулай ук рәссамнар күргәзмәләрен күреп булачак, сәгать 17.00 дә "Энергетик" мәдәният сарае артистлары чыгыш ясаячак.
Җиңү паркында кичке дүрттә сәхнәдә "Алло, без талантлар эзлибез" бәйгесе башлана. Ә инде сәгать 18.00 дән "Ах, карнавал, гаҗәеп дөнья" бәйгесендә катнашучылар үзләренең фантазияләре белән шәһәрдәшләрен шаккатырачак. Быел 2 яшьтән 90 яшькә кадәрге 70 кеше әлеге бәйгедә катнашу теләге белдергән.
Шулай ук иртәгә кичке биштә ГЭС бистәсендәге пляжда тагын бер чара узачак: бу - Яр Чаллының тарихына багышланган театраль тамаша.
Комментарийлар