Логотип «Мәйдан» журналы

Иртәгә 1 сентябрь. Быел Татарстанда 45 мең бала беренче сыйныфка бара

Татарстанда яңа 2016-2017 уку елында мәктәпкә беренче сыйныфка 44 мең 953 бала барачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Фото: shanson.vydr.ruРеспубликада 45 муниципаль р...

Татарстанда яңа 2016-2017 уку елында мәктәпкә беренче сыйныфка 44 мең 953 бала барачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
1053_pic_1220267615 Фото: shanson.vydr.ru
Республикада 45 муниципаль районда 80 мәктәп, 53 балалар бакчасы һәм 15 махсус һәм коррекция мәктәпләрендә 2524,4 млн сумлык ремонт эшләре үткәрелде.
Иртәгә Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә ике яңа мәктәп һәм Татарстан башкаласы “Кояшлы шәһәр” торак комплексында өч балалар бакчасы ачыла. Быел барлыгы өч мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзелгән.
ТР муниципаль белем йортлары һәм Татарстан мәгариф министрлыгы карамагындагы ведомство оешмаларына 78 яңа мәктәп автобусы сатып алынган. Тагын 25 транспорт чарасы республика мәктәпләренә ел ахырына кадәр биреләчәк.
Республика мәктәпләренә 761 яңа укытучы килгән.

Комментарийлар