Логотип «Мәйдан» журналы

Ирек Шәрипов Тукай исемен йөрткән аэропорт Татарстанның символына әвереләчәк дип саный

Габдулла Тукай исемендәге аэропорт Татарстан республикасының герб, гимн, әләме белән беррәттән символга әвереләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы...

Габдулла Тукай исемендәге аэропорт Татарстан республикасының герб, гимн, әләме белән беррәттән символга әвереләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов әйтте.

020 Фото: Султан Исхаков

"Аэропортка исемне ил күләмендә сайларга ярамый. Башка ил халкы биредә яшәүче халыкның тарихын, милли үзенчәлекләрен белми. Күптән түгел интернетта аэропортка Иван Грозный исемен кушыйк дип шаяру киткән иде. Тик безнең халык өчен ул мөмкин әйбер түгел”, - диде ул.
“Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүгә уңай карыйм. Аэропортның исеме дә безнең төбәкнең үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш”, -  ди Ирек Шәрипов.
Депутат фикеренчә, аэропортка Тукай исемен бирү татар халкы белән кызыксынуны арттырачак.
Ирек Шәрипов аэропортка исем сайлаганда, иң беренче чиратта, җирле халык фикере исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174347/

Комментарийлар