Ирек Баһман вафат...
Театр сәнгате зур югалту кичерә. Бүген иртән Камал театры артисты, ТР халык артисты Ирек Баһман вафат булган.Ирек абый Баһман 1932 елның 6 гыйнварында Әлмәттә дөньяга килгән иде. 1964 елдан – Татар ак...
Театр сәнгате зур югалту кичерә. Бүген иртән Камал театры артисты, ТР халык артисты Ирек Баһман вафат булган.
Ирек абый Баһман 1932 елның 6 гыйнварында Әлмәттә дөньяга килгән иде. 1964 елдан – Татар академия театрында хезмәт куйды.
Аның рольләре:
Фәйзулла — «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
Әлибәк, Җантай — «Гүзәлем Әсәл»
Гатбаев — «Ахырзаман» Ч.Айтматов
Каюм — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Мишка — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Мөәзин — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Новожилов — «Бер төн» Б.Горбатов
Инсаф — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Рисположенский — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Хименес — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
Мостаев — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Искәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Саттар — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Бариев — «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
Фәһим — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Рафис — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алексей — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Шәйхерази — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Марат — «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
Сәгыйть — «Бәхетсез егет» Г.Камал
Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Валера — «Мирас» Г.Каюм
Василий Павлович — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Аксәет — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 24 ноябрьдә, сәгать 10да Камал театры бинасында узачак. Аны яңа татар бистәсе зиратында җирләячәкләр.
Туганнарының, якыннары һәм дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз...
Комментарийлар