Логотип «Мәйдан» журналы

Ирактан чыгарылган балалар арасында Татарстаннан да бер кыз бар

Ирактан чыгарылган балалар арасында Татарстаннан да бер кыз бар. Бу хакта Россия Президенты карамагындагы Бала хокуклары вәкаләтлесе порталында хәбәр ителә.30 декабрьдә МЧС махсус рейсы Бала хокуклары...

Ирактан чыгарылган балалар арасында Татарстаннан да бер кыз бар. Бу хакта Россия Президенты карамагындагы Бала хокуклары вәкаләтлесе порталында хәбәр ителә.
30 декабрьдә МЧС махсус рейсы Бала хокуклары вәкаләтлесе озатуында Россиягә өчтән унбиш яшькә кадәрге 30 Россия баласын алып чыккан. Балаларның әниләре Багдадта төрмәдә.
Балалар Медицина үзәгендә тикшеренү узганнан соң, аларны туганнары алган. 23 бала Дагыстанга, бишесе Чечняга, берсе Кабардино-Балкариягә һәм тагын бер кыз Татарстанга озатыла.
“Балаларны Ватанга кайтару өчен белгечләргә зур эш башкарырга туры килде. Хәзер гаиләләр белән урында безнең белгечләр эшләячәк. Иң мөһиме – хәзер балалар тормышына бернәрсә дә янамый, алар нормаль тормышта яши”, - диде балалар омбудсмены Анна Кузнецова.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/05/178320/

Комментарийлар