Логотип «Мәйдан» журналы

Ирада Әюпова: "Музыкаль театрны оештыру өчен теләк кенә җитми"

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларны икенче тапкыр фикер алышуга чакырды. 27 декабрь узган очрашуда сүз тәҗрибә спектакльләре, Нурбәк Батуллага мактаулы исем бирү, театрлар реп...







Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларны икенче тапкыр фикер алышуга чакырды.







 







27 декабрь узган очрашуда сүз тәҗрибә спектакльләре, Нурбәк Батуллага мактаулы исем бирү, театрлар репертуары, Казан циркы мәсьәләсе, иҗади берлекләр турында барды. Әлеге сорауларга министрның җавапларын тәкъдим итәбез.

Иҗат берлекләре турында


– Иҗат берлекләрендә, килешәм, җәмәгатьчелек белән элемтә аксый. Бәлкем алар бик зур эшләр башкарадыр, ә җәмәгатьчелек белми кала. Иң авырткан мәсьәлә – алмаш мәсьәләсе. Бүген кайсы гына берлекне алма, ул башлыча өлкән яшьтәгеләрдән тора. Күптән түгел музыка сәнгатен үстерү буенча фикер алышу булды. Анда композиция юнәлешендә белгечләр әзерләү мәсьәләсе иң бәхәслесе булды. Бу мәсьәлә комплекслы каралырга тиеш. Шуңа күрә иҗат берлекләренең эчке мәшәкатьләре белән генә чикләнмичә, яшь талантларны барлау, алмаш әзерләү белән шөгыльләнү дә кирәк.
Иҗат берлекләре белән эш системасын үзгәртергә кирәк. Аларның күпчелеге 1938-39нчы елларда төзелгән һәм шул чор идеологиясен халыкка җиткерүне күз уңында тоткан. Хәзер инде башка заман, башка максатлар. Иҗат берлекләре бернәрсә дә эшләми дигән фикер белән килешмим. Эшлиләр, бәлки эшләрен күрсәтә белмиләрдер. Мин драматурглар белән очраштым. Безнең утыздан артык драматургыбыз бар. Без, чыннан да, бай халык! Алар эшли, үзләрен иҗатта чагылдыралар. Ә алар тудырган тауарны сатып алучы бармы? Иҗат тауарын сатып алучыларны ничек әзерләргә? Менә әйтегез әле, кайсыгыз үз акчасына һәм кайчан соңгы тапкыр китап сатып алды? Бу сорауны да хәл итәсе бар.
Журналистларны Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры эшчәнлеге борчыды. Театр елы кадрларны барлауга менә дигән форсат бит. Ә бездә үз талантларыбызны санлау бармы, дип сорады алар. Мисалга, Мәскәүдәге Зур театрның соңгы премьерасында Татарстаннан биш солист катнашты. Бу солистлар безнең опера театрына заманында кирәкмәгән булып чыга. Хәзер һичьюгы әлеге җырчыларны елына бер тапкыр гына булса да опера театры сәхнәсенә җыю мөмкин булырмы? Опера театры өч айга нибары биш спектакль күрсәтә, аларга Казан тамашачысы кирәк түгелме, дип сорады алар. Моңа министры болай җавап бирде:
– Казан консерваториясе чыгарган артистларны бер сәхнәгә җыю идеясе күптән бар. Ә опера театрының сүлпәнлеген ремонт белән аңлатырга була. Алар "Үзгәреш җиле" фестиваленнән соң төзекләндерүгә тотындылар. Репертуар планына килгәндә, килешәм, анализлаячакбыз. Сүз уңаеннан, мондый анализ бөтен театрларда үткәреләчәк. Утызлап драматург эшли дидем, аларның бүген күпмесе генә куела? Менә шушы сорауга да җавап кирәк безгә. Ә солистлар мәсьәләсенә килгәндә, "Сөембикә" операсында безнең күп кенә солистлар җәлеп ителде. Димәк, безнең кадрлар белән эшләү башланды дип әйтергә була. Татарстанда вокал мәктәбен күтәрү җәһәтеннән тагын бер проект әзерләнә. Апрельдә Глинка исемендәге бәйге үткәрергә ниятлибез. Мин шушы мәктәпне тәмамлаган кешеләр әлеге чараның гала-концертында катнашыр дип өметләнәм.

Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдинов һәм "Әлиф" турында


– Татарстан президенты яшьләрнең кыю проектларына теләктәш. "Әлиф" спектакленә килгәндә, аңа ярдәм күрсәтелми дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Парижда "Әлиф" спектакле куелды һәм Эльмир Низамов белән Эльмира Кәлимуллинаның иҗат концерты үтте. Бу чаралар республика бюджеты хисабына үткәрелде. Хәзер "Әлиф"не Германиядә, Британиядә көтәләр. Шуңа күрә бу проектка министрлыкның катнашы юк дип әйтү, бик үк дөрес булмас иде.
Туфан Имаметдинов тәҗрибәләр ярата һәм ул яхшы килеп чыга. Ләкин баш режиссер ул үз мәйданында спектакльләр чыгарган бердәнбер режиссер дигән сүз түгел. Бу мәсьәлә бүген Русиядәге күп коллективларда хәл итүне сорый. Репертуар театр икән, анда баш режиссер яки аның традицияләрен дәвам итүче генә эшли ала дигән сүз түгел. Бу яктан Камал театры үрнәк, ул яшьләр белән актив эшли.
Мактаулы исемнәр аерым тема. Без мөгаен исемнәрне бирү кагыйдәләрен яңадан карауга килеп җиткәнбездер. Дөнья практикасына килсәк, дәүләт бүләге дигән төшенчә беркайда да юк. Бездә ул, гафу итегез, финанска мохтаҗларга ярдәм формасында оештырылган. Совет илендә аңа лаек булыр өчен тиешле стаж кирәк булган. Мактауга лаеклыларны фильтрларга кирәк, килешәм. Һәм килгән материалга бик игътибарлы булырга кирәк. Нурбәк Батуллага мактаулы исем бирелмәү уңаеннан әйтелгән тәнкыйть сүзләре белән килешәм. Бу мәсьәлә хәл ителер. Бу гаиләгә хөрмәтем зур. 3 майда, министр итеп билгеләнгән көнне, Камал театрында Батулланың иҗат кичәсе үтте. Бу вакыйганы ниндидер билге дип кабул иттем. Ул аксакал, балалары акыллы.

Казан циркы, Тинчурин театры турында


– Циркка мөдир билгеләү җәһәтеннән бәйге ашыгыбрак үткәрелде. Безгә башта максатны билгеләргә иде. Әгәр циркны прокат мәйданы итеп калдырсак, бу – бер юнәлеш. Үзебезнең Казан мәктәбе циркы юнәлешен үстерү, иҗади коллектив туплау – бөтенләй башка мәсьәлә. Минемчә, мөдир лидер булырга тиеш. Үз вакытында Тинчурин театры базасында музыкаль труппа төзү идеясе зур бәхәс кузгатты. Могҗиза булмый, театрны теләк белән генә төзеп булмый. Барысына да вакыт һәм зур хезмәт кирәк. Цирк труппасын төзү, музыкаль труппа төзү кебек үк, вакыт таләп итә.
Ирада Әюпова әлегә Тинчурин театры язмышы турында конкрет җавап бирмәде. Анда эчтәлек һәм тамашачыны җәлеп итү формалары үзгәрә дип әйтү белән чикләнде. Киләчәктә театрның Сәйдәш музеена тоташкан ишеге ачылачак һәм театрдан музейга үтеп булачак дип әйтте. Әлегә Сәйдәш музее ремонтка ябык, Тинчурин элекке көенә эшләүне дәвам итә.
Министрдан 2018 елга бәя бирүен дә үтендек. Ул елны күчеш чоры дип атады. Агымдагы елда нидер үзгәртүнең читен булуын да искәртте. Чөнки эш планы формалашкан инде, диде. 2019 елда эшнең бик күп булуын искәртте.







 
https://www.azatliq.org/a/29679616.html

 

Комментарийлар