![WHmLU8eOcUk](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/WHmLU8eOcUk.jpg)
Ир-атларга, мәсәлән, нәсел калдыру сәләте турында паспорт бирә башламакчылар. Эш шунда – түрәләрне яшь гаиләләр арасында бала алып кайта алмаучыларның күп булуы борчый.
Сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре “Яшь парлар сертификаты”н гамәлгә кертергә тәкъдим иткән. Халык вәкилләре аеруча ир-атларның нәсел дәвам итә алу сәләтен тикшерергә кирәк дип саный, шунлыктан Сәламәтлек саклау министрлыгына “Россиядә яшәүчеләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау концепциясе” проектын камилләштерергә тәкъдим иткәннәр. Документта ЗАГСка язылышу турында гариза тапшыручыларга игътибар зур булачак, дип фаразлана. Яшьләрнең нәсел калдыру сәләтен туйга кадәр үк тикшерә башламакчылар. Бу яңалык беренче чиратта ир-атларга кагыла.
Статистика мәгълүматларына караганда, быелның дүрт аенда Татарстанда 5865 гаилә теркәлгән, 4 542 пар таркалган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Казанда язылышучылар саны – 12, Чаллыда – 18, ә республика районнарында 18 процентка кимегән. Татарстанда һәр бишенче гаилә төрле милләт вәкилләре арасында теркәлгән. 40 кияү һәм кәләшкә 18 яшь тә тулмаган. Шунысы кызганыч, туйлар саны кими, аерылышучылар киресенчә арта бара. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда аерылышучылар саны – 5, Чаллыда – 10 процентка күбрәк теркәлгән.
Комментарийлар