Логотип «Мәйдан» журналы

Инвалид балалар тәрбияләүче әниләр хастаханәләрдә уңайлыклар булмаудан зарланды

Инвалид бала тәрбияләүче әниләр  “Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары” темасына узган түгәрәк өстәл форматындагы конференциядә шәһәр поликлиника һ...

Инвалид бала тәрбияләүче әниләр  “Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары” темасына узган түгәрәк өстәл форматындагы конференциядә шәһәр поликлиника һәм хастахәнәләрендә үзләре өчен уңайлыклар булмаудан зарланды. Алар үз зарларын ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осиповка әйтте.
0440 Фото: Михаил Захаров
“Яшәү урыным буенча диспансеризация үтәргә теләдем. Баламны үзем генә үстерәм, аны калдырып китәр кешем юк. Поликлиникага мине кертмәделәр, бала коляскасын ишек төбендә калдырырга куштылар. Бала арбасы, урамда йөргән тәгәрмәчләре белән, табиб кабинетына керергә тиеш түгел, диделәр. Балам үзенә таныш булмаган бинада миннән башка бер секундка да калмый. Ничек итеп мин сәламәтлегемне кайгыртырга тиеш? Авырып китеп, ике атна алдан табибка язылган булсам да, мин баланы калдырыр җирем булмагач, анда бара алмыйм”, - диде 7 яшьлек авыру бала тәрбияләүче Анна Фазлетдинова.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары ханымның соравын язып алды һәм хәл итәргә тырышачагын әйтте.
Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләр шулай ук барлык шәһәр поликлиникалырында “инвалидлар өчен” тамгасы куелган урыннар, коляска белән керү урыннары булмаудан да зарланды.
“Парковкалар буенча әлеге мәсьәләне хәл итүгә алына алмыйм. Барлык җирләр - муниципалитетныкы. Без поликлиника һәм хастаханә эчендәге мәсьәләләргә генә кагыла алабыз. Тик шуны әйтә алам: мондый каршылыклар туса, шундук баш табибка керегез”, - диде Осипов.
Министр урынбасары, конференциядә катнашучы әниләргә шәхси электрон почта адресын биреп, сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди генә проблема килеп чыкса да, турыдан-туры үзенә язарга кушты.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар