Логотип «Мәйдан» журналы

Инвалид бала тәрбияләүче аналарның пенсиясе икеләтә арта

2019 елның 1 июленнән инвалид бала караган өчен пенсия 10 мең сумга кадәр артачак. Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татмедиа” АҖ...

2019 елның 1 июленнән инвалид бала караган өчен пенсия 10 мең сумга кадәр артачак.

news_24758


Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде. «Эшләми торган аналар инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалид караган өчен 5500 сум пенсия ала. 2019 елның 1 июленнән пенсия 10 мең сумга кадәр артачак. Хәзер норматив базасы эшләнелә», — диде ул.   Эльмира Зарипова республикада инвалид бала тәрбияләүче 9 меңнән артык ана яши, диде. Пенсия арту алар өчен җитди һәм яхшы ярдәм булачак.
http://matbugat.ru/

Комментарийлар