Логотип «Мәйдан» журналы

Интернетта татарча подкастлар барлыкка килде

Интернетта “Теория” видео-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов тарафыннан эшләнгән татарча подкастлар барлыкка килде. Ул үзенең “Әлбәттә” фәнни-популяр проектының өченче сезоны кысаларында аудио подкастлар...

Интернетта “Теория” видео-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов тарафыннан эшләнгән татарча подкастлар барлыкка килде. Ул үзенең “Әлбәттә” фәнни-популяр проектының өченче сезоны кысаларында аудио подкастлар сериясен тәкъдим итә.
Интернетта татарча подкастлар барлыкка килде
“Моңарчы без видео-лекцияләр чыгара идек, монысы яңа проект булып тора. Бу подкастлар соңгы вакытта бик популяр була башлады, чөнки аны карыйсы юк, ә тыңларга гына кирәк”, - диде Илдар Әюпов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Подкастлар татар телен популярлаштыру максатыннан эшләнгән.

Илдар Әюпов өченче сезонда татар лингвистикасы курсы буенча подкастлар социаль челтәрдә урнаштырылып барылачагын әйтте. Бу эш КФУ галиме Эльвира Динмөхәммәтова белән берлектә башкарыла.
“Атна саен без татар теле буенча бер подкаст чыгарып барачакбыз. Икенче атнада татар теленең фонетикасы турында подкаст булачак. Максат – кешеләргә татар тел белеме турында мәгълүмат бирү”, - диде ул.
Бүген Илдар Әюпов үзенең Facebook социаль челтәрендә ике подкаст урнаштырган. Аның беренчесе “Язык татар” дип атала. Әлеге подкаст татар лингвистикасына багышланган. Икенчесе “Сәфәри” дип исемләнгән. Анысы балаларны төрле илләр белән таныштыруга бәйле булачак. Аның беренче сериясе Австралиягә багышланган.



  • “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект. Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате, фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләр тәкъдим ителә.


Фото: elbette.ru

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183706/

Комментарийлар