Интернетта балалар тәрбиясенә багышланган Tatarbaby дигән сайт эшли башлады
Бу сайтта татар телендә әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен сыйфатлы материаллар урнаштырыла бара. Сайт авторы Динара Зиннәтова. Интернет киңлекләрендә балалар тәрбиясенә багышланган яңа кызыклы ресурс...
Бу сайтта татар телендә әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен сыйфатлы материаллар урнаштырыла бара. Сайт авторы Динара Зиннәтова.
Интернет киңлекләрендә балалар тәрбиясенә багышланган яңа кызыклы ресурс барлыкка килгән. Tatarbaby дип аталган бу сайтта татар телендә әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен файдалы материаллар, яңалыклар урнаштырып барыла. Сайтның шактый сыйфатлы һәм заманча ясалганы да күзгә чалына.
Динара үзе Әлмәт шәһәреннән, 2013 елда КФУның татар журналистика кафедрасын тәмамлаган. Хәзерге вакытта эше реклама һәм PR белән бәйле булса да, буш вакытында Tatarbaby сайтын оештыру белән шөгыльләнә башлаган.
– Университетта укыган вакытта ук милләткә нинди дә булса файда китерү теләге белән янып йөри идем. Төп эшем башка өлкәгә караган булса да, күңел өчен барыбер милли проект оештырасы килеп йөрде. Бертуган апамның кызы тугач, балаларны татар рухында тәрбияләү, аларга милли мирасны җиткерү мәсьәләсе белән кызыксына башладым. Хәзер күп кенә яшь гаиләләр үзара күбрәк русча аралаша. Тик шулай да бала белән күпчелек вакытны әнисе үткәрә. Яшь әниләр балаларына үзләре кечкенәдән ишетеп үскән әкият, бишек җырларын, шигырь-табышмакларны өйрәтеп үстерергә тели, тик боларның күбесе, гадәттә, онытыла башлаган була. Әгәр дә Казанда яшәмисең икән, боларның барысын бер урында табу кыенрак, балалар өчен язылган татарча китапларны да Татарстанның башка шәһәрләрендә бик сирәк урыннарда гына саталар. Кайбер гаиләләрдә әти-әни үзләре татарча начаррак белсә дә, балаларын туган телне яраттырып үстерергә тырыша.
Tatarbaby сайты баланы татар рухында һәм гореф-гадәтләрендә тәрбияләү, сабый кечкенәдән үк туган телен белеп, ихтирам итеп һәм яратып үсүен теләгән әти-әниләр өчен ярдәмлек буларак уйланылды. Сайтны тулысынча татарча итәргә тырыштык. Мондый алым татар телен үзләре начаррак белгән әти-әниләр өчен дә аны яхшырак өйрәнергә стимул булып торсын дидек.
– Психология темасына язылган материаллар әлегә инглиз телендәге сайтлардан тәрҗемә ителде. Алга таба үзебездә, Татарстанда яшәп эшләүче психологлар белән элемтәгә кереп, язмаларны аларның тәҗрибәсенә таянып иҗат итәргә планлаштырабыз, - ди Динара.
Комментарийлар