Логотип «Мәйдан» журналы

Интернет челтәрендә таныш булмаган җәнлек фотосы барлыкка килде

Америкалы Роберт Магуайр үзенең Твиттер битендә интернет кулланучылар арасында кызыксыну уяткан фото куйган.Алар әлеге фотода нинди җәнлек төшерелгәнен ачыкларга тырышып, үз фикерләрен яза.Беренче кар...


Америкалы Роберт Магуайр үзенең Твиттер битендә интернет кулланучылар арасында кызыксыну уяткан фото куйган.


77bda8254c7bd552094aa0fdcd5dd1e6
Алар әлеге фотода нинди җәнлек төшерелгәнен ачыкларга тырышып, үз фикерләрен яза.
Беренче карашка фотода карга төшерелгән дип уйлыйлар, ә чынлыкта бу арты белән утыручы кара песи. Аның колагы томшыкка охшап тора.

Кулланучылар язуынча, Google әлеге фотосурәтне "америка каргасы" дип таныган. Кемдер бу хайванны "Шредингер козгыны" дип атый, ә кемдер кара песиләрнең бик оста маскировкалана алуы белән аңлата.
 
Фото: соцчелтәр.
Чыганак: https://vestikamaza.ru/

 

Комментарийлар