Логотип «Мәйдан» журналы

Интернет аша нарасыйларны сатканнар

Уфада прокуратура яңа туган сабыйларны тәкъдим итүче 6 сайтны япкан. Республика Прокуратурасы яңа туган нарасыйларны тәкъдим итүче алты интернет-ресурсны япкан. Аларда ниндидер сәбәпләр буенча са...

Уфада прокуратура яңа туган сабыйларны тәкъдим итүче 6 сайтны япкан.
 
Республика Прокуратурасы яңа туган нарасыйларны тәкъдим итүче алты интернет-ресурсны япкан. Аларда ниндидер сәбәпләр буенча сабыйларын гаиләләрдә калдыра алмаучыларның йөрәк парәләре сатылган. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.
«Баланы уллыкка алу процедурасын бозу, аларны законсыз рәвештә гаиләгә тәрбиягә бирү һәм алу процедуралары, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 154нче мәддәсенә ярашлы, җинаять санала", - дип хәбәр итә республика Прокуратурасы.
Хәзерге вакытта сайтлар төбәкнең Роскомнадзор идарәсе тарафыннан ябылган.
 
 
Фото pixabay.com сайтыннан
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар