Логотип «Мәйдан» журналы

Innopolis Open олимпиадасы җиңүчеләре югары уку йортына имтихансыз керү хокукына ия булды

Иннополис Россия ИТ-югары уку йортында математикадан Innopolis Open олимпиадасы тәмамланды. Олимпиадада җиңүчеләр теләсә кайсы югары уку йортының профильле факультетына имтиханнарсыз укырга керү яки И...

Иннополис Россия ИТ-югары уку йортында математикадан Innopolis Open олимпиадасы тәмамланды. Олимпиадада җиңүчеләр теләсә кайсы югары уку йортының профильле факультетына имтиханнарсыз укырга керү яки Иннополис университетына кергәндә өч фән буенча 100 балл алу хокукына ия булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

innopolis-universitet


Олимпиадада Россия һәм Казахстан мәктәпләрендә 7-11 сыйныфларда укучы 70 бала катнашты. Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Кемерово, Чиләбе, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Пенза һәм Свердловск өлкәләре укучылары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Финалда катнашучылар дүрт сәгать дәвамында биш математик бурычны хәл итте. 7-9 сыйныфлар арасында Чаллыдан Алсу Хәбибуллина һәм Чиләбедән Игорь Левин иң күп балл җыйды. Унынчы сыйныф укучылары арасында Долгопрудный шәһәреннән Константин Балцат, унберенче сыйныф укучылары арасында Казаннан Тимур Әшрафҗанов җиңүче булды.
Олимпиада бурычлары алгебра, геометрия, анализ нигезләре, шулай ук фикер йөртү логикасына юнәлгән иде.
Фото: https://vk.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/21/184969/

Комментарийлар