Логотип «Мәйдан» журналы

Инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы булды

Татарстанда инклюзив белем бирүне гамәлгә ашырган база мәктәпләре челтәрен киңәйтү күздә тотыла.Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында уздырылган инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының...

Татарстанда инклюзив белем бирүне гамәлгә ашырган база мәктәпләре челтәрен киңәйтү күздә тотыла.p6XvxWVgyjE
Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында уздырылган инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.Утырышта РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары, депутат, Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Олег Смолин, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, РФ Президентының инвалидлар эшләре буенча комиссиясе әгъзасы Ольга Каширина, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты директоры вазыйфаларын башкаручы Александр Хорошилов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Энгель Фәттахов Татарстанда инклюзив мәгарифне үстерүнең мөһимлеген ассызыклап, ул физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем алуның чикләнмәгән мөмкинлекләрен булдыра, дип билгеләп үтте. “Теләсә кайсы җәмгыятьнең өлгергәнлек дәрәҗәсе халыкның якланмаган өлешенә, аерым алганда, балаларга, өлкәннәргә һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата мөнәсәбәтнең нинди булуы белән бәяләнә”, – диде ул үзенең чыгышында.
Министр китергән мәгълүматларга караганда, бүген Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге инвалид балаларның саны – 4 меңнән артык. Мәктәпләрдә исә 4 меңгә якын инвалид һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 1,5 меңләп бала укый. Өйдә торып белем алучылар саны – 2 меңнән артык. Республиканың 442 балалар бакчасында компенсацияли торган юнәлешле төркемнәр эшли. Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләренең аерым мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында инклюзив төркемнәр гамәлдә. Моннан тыш, ТРда махсус коррекцион белем бирү челтәре тотрыклы эшләвен дәвам итә: 52 учреждениедә махсус программа буенча 10 меңләп бала укый. Республиканың 9 муниципаль районында һәм Казанның Идел буе районында үсешләрендә ишетү, сөйләм, акыл ягыннан, шулай ук психик тайпылышлары булган балаларга инклюзив белем бирүгә юнәлтелгән 68 сыйныф оештырылган.
“Шул ук вакытта бүген заманча мәктәп алдында инвалид баланың сәламәт яшьтәшләре белән бергә укуын күз алдында тоткан тулы инклюзияне гамәлгә кертү бурычы тора. Әлеге бурычны үтәү максатыннан, республикада 2012 елдан бирле “Һәркемгә уңайлы мохит” дәүләт программасы кысаларында чаралар гамәлгә ашырыла. Бүген 300 мәктәп инвалидлар һәм хәрәкәт ягыннан кыенлыклар кичергән кешеләр өчен җайлаштырылган – бу барлык мәктәпләрнең 20 проценты. 2011 елдан бирле 27 һөнәри белем бирү оешмасында, ягъни шушы төр уку йортларының яртысында һәркемгә уңайлы мохит булдырылган”, – дип сөйләде Энгель Фәттахов.
Ул шунысына да игътибарны юнәлтте: сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирүдәге мөһим факторларның берсе – укытучыларның һөнәри әзерлеге. Татарстанда бу мәсьәләгә, аерым алганда кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү системасына аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге юнәлештә башкарылган эшчәнлек нәтиҗәсендә, коррекцион учреждениеләрнең технологик белемле укытучылары саны бермә-бер арткан. Бүген аларның гомуми саны – 1 меңнән артык, бу – барлык коррекцион мәктәпләрдә һәм интернатларда хезмәт куючы укытучыларның 80 проценты. Соңгы 2 елда урта белем бирү оешмаларында көч куючы 1 меңләп педагог инклюзив белем бирү мәсьәләләре буенча белемен күтәргән.
Министр дистанцион белем бирүгә аерым тукталып, бүген махсус компьютер, җайланмалар комплекты белән тәэмин ителгәннәрдән 638 инвалид бала урта гомумбелем бирү программалары буенча электрон технологияләрдән файдаланып укый. Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып балаларны укыту исә республиканың 140 мәктәбендә гамәлгә ашырыла. 200 инвалид һөнәри белем бирү оешмаларында укуын дәвам итә, дип мәгълүмат җиткерде.
“Казанның Идел буе районы 78нче урта мәктәбе базасында инклюзив белем бирү буенча ресурс үзәк булдырылды. Ул шәһәрнең инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге, психологик-медицина-педагогик комиссия, балалар поликлиникасы, социаль яклау органнары, балаларның “Олимп” иҗат үзәге эшчәнлеген берләштерә. 2015 елда мәктәпкә таяну-хәрәкәтләнү аппаратында тайпылышлары булан балаларга махсус җиһазлар сатып алуга акча бүлеп бирелде”, – дип сөйләде республиканың мәгариф һәм фән министры. Аның сүзләренчә, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы планнарында – бу төр ресурс үзәкләрнең яңаларын булдыру, инклюзив белем бирүне гамәлгә ашырган база мәктәпләр челтәрен үстерү.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бүген ачылган конгресс 17 февральгә кадәр үткәрелә. Ул “ТИСБИ” идарә университетында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затларның белем ала башлавына 20 ел тулу уңаеннан уздырыла. Конгресста Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән, Саратов, Самара, Томск, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан, Марий-Эл, Саха (Якутия) Республикаларыннан – җәмгысе Россиянең 30лап төбәгеннән, шулай ук Германия, АКШ, Бөекбритания, Франция, Казакъстан, Үзбәкстан кебек чит илләрдән гомуми һәм урта инклюзив белем бирү өлкәсендә көч куючы 250ләп педагог, дефектолог, психолог, инклюзив белем бирүне гамәлгә кертү, социомәдәни тернәкләндерү һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгеч катнаша. Чара “ТИСБИ” идарә университеты тарафыннан, РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты, Федераль мәгарифне үстерү институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика вузара сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затлар белән эшләү үзәге белән берлектә, оештырыла.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар