Индус Таһиров татар халкы һәм аның теле бетмәячәк дип белдерде
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарихчы-галим Индус Таһиров татар халкы һәм аның теле бетмәячәк дип белдерде. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлыгын бастырып чыгаруга багышланган матб...
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарихчы-галим Индус Таһиров татар халкы һәм аның теле бетмәячәк дип белдерде. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлыгын бастырып чыгаруга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Татар халкының мөмкинлекләре аның канына сеңгән”, - диде Индус Таһиров.
Мисал итеп ул XX йөздә китап бастырып чыгару эшен китерде: “Бүген төрки дәүләтләр безгә караганда тизрәк адымнар белән бара, чөнки аларның дәүләтләре бар, дибез. Инкыйлабка кадәр татарларның дәүләтләре булмаган. Шулай да алар 1913 елда 334 исемле китапларны меңләгән тираж белән бастырып чыгара. Бер генә төрки халык та моны эшли алмаган”, - диде академик галим.
Бүгенге көн вазгыятенә бәйле рәвештә Индус Таһиров татар милләте буенча үзенең уй-фикерләрен җиткерде: “Без бүген аңладык: татарны яклаучы - тик татар үзе генә. Татар төрки дөньяда үз урынын һичшиксез алачак”.
“Татар ул – бөек халык. Күпме генә тырышсалар да, аның телен дә, үзен дә бетерә алмаячаклар. Татар ул бетмәячәк. Шушы ышаныч белән без яшибез икән, безнең адымнарыбыз артканнан-арта барачак”, - дип белдерде җәмәгать эшлеклесе.

Комментарийлар