Логотип «Мәйдан» журналы

Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный. Бу фикерен ул бүген Россия кооперация университетының Казан к...

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Татар мәдәнияте үзәге ачылуы татарларны мәңгеләштерә дип саный. Бу фикерен ул бүген Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылышында әйтте.
011
Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева әйтүенчә, Татар мәдәнияте үзәген булдыру – аларның күптәнге хыялы. “Былтыр безнең күп кенә шундый очрашу узды, балалар тарихлары белән кызыксына башлады. Бу безнең өчен бик яхшы гамәл. Без аны күтәреп алдык һәм шундый үзәк ачарга уйладык. Татар теленә мәхәббәт тудыру – ул тәрбия мәсьәләсе. Балалар кызыксынгач, без шундый җавап бирергә уйладык”, - диде ректор.
“Шушының кадәр затлы кешеләр белән очрашу – үзе бер бәхет. Аларның эшчәнлеге – ул киләчәгебезгә юл ачу дигән сүз. Ул юл – сезнең институтыгыз. Бу үзәкнең ачылуы – татарны мәңгелеккә илтә торган факторларның берсе. Бүген шушындый үзәк ачыла икән, үзәктә шушындый гамәлләр кылына икән, димәк, татарлар - мәңгелек”, - диде тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров.
Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181703/

Комментарийлар