
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге конкурста мәктәп, көллият һәм техникумнар катнашты. Конкурста беренче урынны Кайбыч районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта мәктәбе алды. Икенче урынга Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27нче урта мәктәбе һәм Казан шәһәренең 177нче лицее лаек дип табылды. Өченче урынны Кукмара районы Манзарас авылының С.А. Ахтямов исемендәге урта мәктәбе, Спас районы Ким урта мәктәбе һәм Чүпрәле районының Кече Чынлы урта мәктәбе алды.
Комментарийлар