Логотип «Мәйдан» журналы

Иң яхшы муниципаль берәмлек җитәкчеләре бүләкләнде

21 апрельдә Россиядә җирле үзидарә көнен билгеләп үтәчәкләр. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Татарстанда иң яхшы җирле үзидарә хезмәткәрләрен бүләкләделәр.Россиядә 21 апрельне җирле үзидарә хезмәткәре көне...


21 апрельдә Россиядә җирле үзидарә көнен билгеләп үтәчәкләр. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Татарстанда иң яхшы җирле үзидарә хезмәткәрләрен бүләкләделәр.



342c01cbd44789e56be2eec50e56ad6a_L
Россиядә 21 апрельне җирле үзидарә хезмәткәре көне итеп билгеләгән Указга Россия Президенты 2012 елда кул куйган иде. Тарихка күз салсаң, ул 1785 елда Екатерина II тарафыннан Россия Империясе шәһәрләренә хокук һәм табышка Грамоталар чыгарылган көнгә туры китерелгән, чөнки шәһәрләргә бирелгән нәкъ шушы грамоталар Россиянең җирле үзидарә турындагы законнарына нигез салган дип кабул ителә.
Быел Татарстан “Россиядә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131нче федераль законны тормышка ашыра башлавына 10 ел тула. Хәзерге вакытта Татарстанда 956 муниципаль берәмлек исәпләнелә, алар – 43 муниципаль берәмлек, 2 шәһәр округы, 872 авыл җирлеге, 39 шәһәр җирлеге.
2006 елдан республиканың Муниципаль берәмлекләре советы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Президенты ярдәме белән муниципаль идарә өлкәсендә бәйгеләр оештырып килә. Инде дүртенче ел рәттән бәйгеләрне үткәрергә Россиянең Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы да булыша.
Якынлашкан һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Казанда, Татарстан Дәүләт Советы бинасында “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” һәм “Гаммәви мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга”чираттагы республика бәйгеләренә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләүдә Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары, оештыру комитеты әгъзасы Римма Ратникова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, быел 15 номинация буенча бәяләнгән әлеге бәйгеләргә бөтен муниципаль берәмлек һәм шәһәр округларыннан да җәмгысе 164 гариза килгән (узган ел – 110). Аеруча зур активлыкны Биектау (11 гариза), Әлмәт (10 гариза), Нурлат (9 гариза), Менделеевск районнары (8 гариза), Казан һәм Чаллы шәһәрләре (7шәр гариза) күрсәткән. Жюри бәйгегә тәкъдим ителгән материалларның сыйфат ягыннан бигрәк тә Әлмәт, Алексеевск, Апас, Баулы, Биектау, Мамадыш, Түбән Кама, Чирмешән районнарының эшчәнлеген югары бәяләгән.
Бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар ТР Муниципаль берәмлекләр советының мактаулы дипломнары, Рәхмәт хатлары, акчалата премия белән бүләкләнде.
Әйтик, “Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” бәйгесендә “Югалган авыллар җылысы” проекты өчен Азнакай районы Үзәкләшкән китапханә системасы, “Архистратиг Божий Михаил” чиркәвен төзекләндерү буенча иҗтимагый инициатива өчен Биектау районының Чыпчык авыл җирлеге муниципаль берәмлеге җиңүче дип табылды.
“Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” бәйгесендә исә “Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек”, “Муниципаль хуҗалык һәм яшәешне тәэмин итү системасы”, “Хокукый тәэмин ителеш”, “Социаль үсеш”, “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү”, “Җирле үзидарә органы иң яхшы җитәкчесе – муниципаль берәмлекнең Һөнәри берлеге социаль партнеры”, “Авыл җирлеге эшчәнлегенедә “Электрон хуҗалык китабы” мәгълүмати-аналитик системасын нәтиҗәле файдалану” кебек номинацияләрдә 50дән артык муниципаль хезмәткәрнең хезмәте югары бәя алды. Шул исәптән, иң күп гариза тапшырылган “Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе” лауреатлары арасында – Азнакай районы Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева, Аксубай районы Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, Лениногорск районы Мичурин авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова (һ.б.) бар.
Бәйгеләрдә җиңүчеләрне котлап, Римма Ратникова: “Төрле һөнәр иясе булырга мөмкин, әмма иң авыры – кеше белән эшли торганы. Кешеләрне тыңлау, борчыган мәсьәләләрен чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Муниципаль хезмәткәрләрнең дәүләт хезмәте бик җаваплы эш. Республикада җирле үзидарә законнарын тормышка ашыру һәм җирле үзидарәне аякка бастыру өчен узган ун елда шактый эшләнде. Әлбәттә, хәл ителәсе мәсьәләләр әле калды, ләкин бүген без инде ерактагы планнар турында хыялланып утырмыйбыз, ә гамәлдәге эшләр турында сөйләшәбез. Татарстан Президентының җирле үзидарә уңышларына һәрдаим игътибарлы булуы да әһәмиятле”, – дип белдерде ТР парламенты рәисе урынбасары.
Илнур Гарипов үткән ун ел республикада җирле үзидарәне үстерү, ныгыту, матди хәлен яхшырту, социаль-икътисади үсеш программаларын төзүгә багышлануын ассызыклады. “Болар барысы җирле үзидарәнең җаваплылыгын үстерүче адымнар булды”, – ди ул. Ахырда җирле үзидарә хезмәткәрләренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәләргә ирешергә теләде.

 
 
 http://intertat.ru/tt

 

Комментарийлар