Иң яхшы илләр рейтингы төзелгән. Россия ничәнче урында?
Исемлеккә барлыгы 80 ил кергән. Рейтингны америка журналы US News & World Report төзегән. Аның буенча Россия иң яхшы илләр рейтингында 26 урында тора.Алар дөнья мәйданында тоткан урыны, тормыш д...
Исемлеккә барлыгы 80 ил кергән. Рейтингны америка журналы US News & World Report төзегән. Аның буенча Россия иң яхшы илләр рейтингында 26 урында тора.
Алар дөнья мәйданында тоткан урыны, тормыш дәрәҗәсе, икътисад үсеше, эшмәкәрлеккә юл ачу, инновацияләр үсеше, туризм, мәдәният, социаль өлкә, тарихи мирас критерийлары буенча бәяләнгән.
Дөньяда тоткан урыны һәм көче буенча, мәсәлән, АКШ - беренче, ә Россия икенче урында, өченче урын Кытайга бирелгән. Икътисад үсеше темплары буенча Россия 8 нче, бу юнәлештә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан һәм Сингапур лидерлар.
Басма иң яхшы илләр дип Швейцария, Канада, Германия, Бөекбритания һәм Японияне күрсәткән. Россия исә Таиланд, Греция, Бразилия, Израиль кебек илләрне узып киткән.
Рейтинг ахырында — Алжир, Ангола һәм Сербия.
Комментарийлар