Логотип «Мәйдан» журналы

Иң пычрак су кайда?

"Роспотребнадзор" докладында эчә торган иң пычрак суның Вологда өлкәсендәге краннардан агуы хакында әйтелә.Ведомство күрсәткечләре буенча, андагы халыкның 45 проценты гына санитар таләпләргә туры килү...

"Роспотребнадзор" докладында эчә торган иң пычрак суның Вологда өлкәсендәге краннардан агуы хакында әйтелә.
Ведомство күрсәткечләре буенча, андагы халыкның 45 проценты гына санитар таләпләргә туры килүче су белән тәэмин ителгән.
Кострома (66,7 процент) һәм Курган (69,3 процент) өлкәләрендә дә хәл шәптән түгел. Башка төбәкләрдә эчә торган сыйфатлы су белән халыкның 70 проценттан артыгы тәэмин ителгән.
Чиста су белән тәэмин ителүнең максималь күрсәткече – 100 процент – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Төньяк Осетиядә билгеләнгән. “Эчәр су белән тәэмин итү турында” Законның соңгы биш елда тормышка ашырылу вакытында саннар дүрт процентка үскән. Эчәр суның яхшыруы күп авыруларның кимүенә китергән.
 
https://kiziltan.ru

Фото: pixabay.com

Комментарийлар