Логотип «Мәйдан» журналы

Иң кыйммәтле яңа автомобиль - Porsche, иң арзанлысы - Daewoo

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Россиядә сатылучы яңа автомобильнең уртача бәясе 1,36 млн сум тәшкил итә. Чит ил автомобиленең уртача бәясе - 1,57 млн сум, Россиядә җитештерелгәненең - 577,5 мең...

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Россиядә сатылучы яңа автомобильнең уртача бәясе 1,36 млн сум тәшкил итә. Чит ил автомобиленең уртача бәясе - 1,57 млн сум, Россиядә җитештерелгәненең - 577,5 мең сум. Бу хакта "АВТОСТАТ" аналитик агентлыгы хәбәр итә.
Inomarku
Агентлык төзегән рейтингка 2016 елның гыйнварыннан башлап июненә кадәрге чорда 300 берәмлектән күбрәк күләмдә сатылган 40 автомобиль кергән. Тикшеренүләр иң кыйммәтле уртача бәянең Porsche автомобиленә булуын күрсәткән, ул 7,1 млн сум тәшкил итә.
Аналитиклар преимум-сегменттагы автомобиль бәяләренең шактый киң диапазонда булуын ассызыклый - 2,8 млннан башлап (Jeep), 7,1 млнга кадәр (Porsche). Кыйммәтле автомобильләр сегментына якынлашкан машиналар арасында Япониядә җитештерелгән Toyota, Subaru, Mitsubishi, Honda һәм Mazda да бар. Тикшеренү барышында аларның уртача бәясенең чит ил машинасының уртача бәясеннән күпкә артканлыгы билгеле булган. Массакүләм сегментта иң ахырда  KIA һәм Hyundai автомобильләре тора, аларның уртача бәясе 1 млн һәм 936,8 мең сум.
Арзанлы автомобильләр сегментына, Кытай брендларыннан тыш (Changan, Brilliance, Chery, DFM, Geely, Lifan, FAW), Россиядә җитештерелә торган УАЗ һәм LADA  автомобильләре дә кергән. Бу сегментта иң ахырда Daewoo маркасы тора, аның уртача бәясе 493,7 мең сум, ул - Россия базарында иң арзанлы яңа автомобиль.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар