Реклама
Иммунитет өчен балык файдалы
Соңгы вакытта туган вәзгыять иммунитетны ныгытырга кирәк дигән уйга сала.Моның өчен балык ашау да бик файдалы.Балык ашаучы кешеләр йөрәк өянәгеннән 2-3 тапкыр сирәгрәк үлә. Әлеге хәл 100 грамм балыкта...
Соңгы вакытта туган вәзгыять иммунитетны ныгытырга кирәк дигән уйга сала.

Моның өчен балык ашау да бик файдалы.
Балык ашаучы кешеләр йөрәк өянәгеннән 2-3 тапкыр сирәгрәк үлә. Әлеге хәл 100 грамм балыкта бары тик 80 грамм холестерин булу белән бәйле. Кеше балыкны никадәр күбрәк ашаса, аның юан эчәк яисә сөт бизе яман шеше белән авырып китү куркынычы шулкадәр әзрәк була. Балыкта йод барлыгын да онытмаска кирәк. Ул калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә.
Тәрәч балыгы (треска) бавырын "баш мие өчен ризык" дип атыйлар. Аңарда тез буыннарына начар йогынты ясаучы аксымнарны юк итүче, кан басымын төшерүче матдәләр бар. Тәрәч балыгы бавыры йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә.
Балык консервасы хакында да онытмаска кирәк. Ул яңа тотылган балык кебек ук файдалы, хәтта кайбер өстенлекләре дә бар.

Комментарийлар