Логотип «Мәйдан» журналы

Илсур Метшин Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе арту котылгысыз булуын әйтте

Казан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. Фото: архив/Михаил Захаров“Без ташламага хокук...

Казан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.




0117 Фото: архив/Михаил Захаров
“Без ташламага хокукы булган пассажирларны барлык төр транспортта йөртәбез – алар 38 процент, ягъни бөтен сумма да тулыландырылмый. Шунлыктан без әлеге саннарга төзәтмәләр кертергә тиешбез. Тариф өч ел дәвамында күтәрелмәде”, - диде Илсур Метшин.
Моннан тыш, мэр сүзләренчә, Казанның җәмәгать транспорты системасында эшләү өчен 250 машина йөртүче җитми.
“Әгәр дә без җәмәгать транспорты системасының үсешен телибез икән – ике юл бар. Казанда ике вариант та кулланыла — республикадан да, шәһәр бюджетыннан да дәүләт ярдәме бар. Әмма тарифны арттыру да котылгысыз”, - дип йомгаклады мэр.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/26/177820/

Комментарийлар