Логотип «Мәйдан» журналы

Илсөя Бәдретдинова туган авылында бәйрәм оештыра

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова туган авылы - Лениногорск районы Иске Шөгердә бәйрәм оештыра. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә. Авыл бәйрәме 19 августка билгеләнгән. Анд...

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова туган авылы - Лениногорск районы Иске Шөгердә бәйрәм оештыра. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.
Авыл бәйрәме 19 августка билгеләнгән. Анда Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Илназ Гарипов, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Айдар Тимербаев, Дилә Нигъмәтуллина, Лилия Хәйруллина, Ләйсән Мәхмүтова кебек популяр җырчылар һәм танылган алып баручылар чакырылган. Авыл бәйрәмендә Якутиядән Айысхаана исемле биюче дә чыгыш ясар, дип көтелә.
077 Фото: инстаграм
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар