Логотип «Мәйдан» журналы

Илшат Әминов "Шаян ТВ"га лицензия әлегә бирелмәвен әйтте

ТНВ генераль директоры Илшат Әминов әйтүенчә, “Шаян ТВ” каналының әлегә лицензиясе юк. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте. Фото: архив/Александр ЭшкининШаян ТВ телеканалы 2018 елны...

ТНВ генераль директоры Илшат Әминов әйтүенчә, “Шаян ТВ” каналының әлегә лицензиясе юк. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.
2418 Фото: архив/Александр Эшкинин
Шаян ТВ телеканалы 2018 елның 26 гыйнварендә тәкъдим ителде. Анда телеканалның 1 февральдән эфирга көненә ярты сәгатькә чыга башлаячагы, ә 120 көннән техник яктан әзер булачагы хәбәр ителде.
15 майда “Шаян ТВ” октябрьдән 24 сәгать буе күрсәтә торган мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак дип игълан ителде. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов әйтте. "Шаян ТВ буенча барысы да бик әйбәт", - диде генераль директор.
13 сентябрьдә ТНВның балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәхабетдинова "Азатлык"ка "Шаян ТВ" каналының аерым канал булачагын, бу эшнең октябрь урталарында төгәлләнәчәген хәбәр итте.
Илшат Әминов "Татар-информ"га хәбәр иткәнчә, “Шаян-ТВ” каналының әлегә лицензиясе юк, шул сәбәпле, канал эшли башламый. "Документларны бирдек, әлегә җавап көтәбез”, - диде Илшат Әминов.
"Татар-информ"га үз чыганаклары аша билгеле булганча, лицензия өчен документлар соңга калып бирелү сәбәпле, алар кабул ителмәгән һәм ТНВ "Шаян ТВ" документларын кабат тапшырырга тиеш. Бу мәгълүматны ТНВ җитәкчесе расламады һәм кире какмады, ул каналга лицензия ни сәбәпле алынмаганы турында сорауга җавап бирмәде.
“Шаян-ТВ” каналы төгәл кайсы вакыттан эшли башлаячак, дигән сорауга ул: “Лицензия бирелгәч, карарбыз”, - дип җавап кайтарды.
Илшат Әминов “Шаян-ТВ” каналы октябрьдән эшли башлар, дигән сүз якынча гына әйтелүен раслады. “Октябрь аенда эшли башлыйбыз, дип якынча гына әйтелде. Лицензия булса, “Шаян-ТВ” каналы октябрь ахырыннан эшли башлар, дип планлаштырабыз”, - ди ул.
 
 

Комментарийлар