Илдар Сәгъдәтшин Мәскәүдәге китап ярминкәсендә иң күп сатылган китапларны атады
Мәскәүдәге Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә Г.Тукайның «Шүрәле» белән «Су анасы» әкиятләре һәм «Секреты татарской кухни» китабы сатылу буенча лидерлыкны яулаган. Бу хакта «Татарстан китап нәшрияты...
Мәскәүдәге Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә Г.Тукайның «Шүрәле» белән «Су анасы» әкиятләре һәм «Секреты татарской кухни» китабы сатылу буенча лидерлыкны яулаган. Бу хакта «Татарстан китап нәшрияты» генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.
Ярминкәдә Россия төбәкләреннән һәм 25 илдән 300 китап нәшрияты катнашкан. Алар төрле жанрдагы 100 меңнән артык китап тәкъдим иткән. Укучылар Кытай, Германия, Һиндстан, Греция, Венгрия, Сербия, Польша әдәбияты белән таныша алган.
«Әлеге китап-күргәзмәдә бишенче ел рәттән катнашабыз. Безнең стендтта 300дән артык китап урын алды. Гомуми экземплярлар саны 1700дән артык иде. Быелгы күргәзмәнең төп темасы - балалар әдәбияты. Безнең китаплар тематика һәм жанр төрлелеге белән дә аерылып торды. Балалар әдәбияты, тарихи әсәрләр, тәрҗемә китаплары, фәнни әдәбият, уку әсбаплары, татар классикларының әсәрләре халыкка тәкъдим ителде», - диде Илдар Сәгъдәтшин.
Күргәзмә барышында «Татарстан китап нәшрияты» бүлеген 4 меңнән артык кеше караган.
Фото: Солтан Исхаков
Күргәзмә вакытында, 7 сентябрьдә, БДБ илләре арасында уздырылучы XV «Китап сәнгате» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы да булган. Быел бәйге 11 номинация буенча үткәрелгән. Татарстаннан танылган рәссам Рушан Шәмсетдиновның «Живопись. Графика» исемле китап-альбомы «АРТ КНИГА» номинациясендә 3 урынга лаек дип табылган.

Комментарийлар