Логотип «Мәйдан» журналы

Илдар Гыйльметдинов Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешеп эшләү булмавына борчылды

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов төрле төбәкләрдән татар балаларын чакырып үткәрелә торган чараларда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешеп эшләү булмавын әйтте. Б...

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов төрле төбәкләрдән татар балаларын чакырып үткәрелә торган чараларда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешеп эшләү булмавын әйтте. Бу хакта ул IX хисап-сайлау конференциясендә ясаган чыгышында белдерде. Ð˜Ð»Ð´Ð°Ñ€ Гыйльметдинов Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешеп эшләү булмавына борчылды
"Элек без бу балалар сменаларына хәтта 100 бала да җыя алмый идек, хәзер ул лагерьларга конкурс. Киләчәктә дә бу смена "Идел" лагерында булсын иде. Кызганыч, Яшьләр эшләре министрлыгы белән бу мәсьәләдә килешү юк. Без ул "Идел" лагерын шундый сменалар уздыру өчен оештырдык", - ди Илдар Гыйльметдинов.
"Без үткәргән чараларга җитәкчеләрегез дә килми, мин Мәскәүдән кайтып җитәм. Бу бит безнең уртак чарабыз. Тел сменаларына системалы эш кертик. Моның белән сез дә, без дә кызыксынырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте автономия рәисе Яшьләр эшләре министрлыгы вәкиленә.
Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, татар балаларын Казанга гына түгел, читтәге регионнарга да чакырырга кирәк. "Новосибирск, Төмән дә татар балаларын җыя. Башка регионнарда да тел лагерьларын уздырырга без ярдәм итәргә әзер. Бөтен балаларны Казанда гына җыеп бетереп булмый", - диде.
Фото: Рамил Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182636/

Комментарийлар