Логотип «Мәйдан» журналы

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, балалар өчен туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш, телне уеннар һәм җырлар аша өйрәтергә кирәк...

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, балалар өчен туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш, телне уеннар һәм җырлар аша өйрәтергә кирәк. Бу хакта Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.22
«Балалар телне кызыклы формада өйрәнә алсын өчен без төрле әсбаплар әзерләргә тырышабыз. Бала биш-алты яшькә кадәр берничә телне үзләштерә ала, тик телне кызыклы формада өйрәтергә кирәк. Без „Сабантуй“ өстәл уенын эшләдек. Ул төбәкләрдәге мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратылачак. Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш», — дип сөйләде ул.
Гыйльметдинов сүзләренчә, мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук грамматиканы өйрәнү — ялгышлык. «Беренче сыйныфтан мәктәпләрдә грамматика өйрәтеп баланы һәм ата-ананы биздердек, чөнки ул бик авыр. Безгә башлангыч сыйныфта әкият, җыр өйрәтәләр иде», — ди ул.
Аның сүзләренчә төбәкләрдә яшәүче татарларда җыр китапларына ихтыяҗ булган. Федераль милли-мәдәни автономия балалар өчен җыр китапларын төбәкләргә тараткан.
 

Фото: Рамил Гали


https://tatar-inform.tatar/news/society/25-12-2020/ildar-gyylmetdinov-tugan-telne-yr-n-sistemasy-gadi-m-kyzykly-bulyrga-tiesh-5795412

Комментарийлар