Логотип «Мәйдан» журналы

Ике парашютчы һәлак булганнан соң Минзәлә аэроклубы очуларны яңарта

Ике парашютчы һәлак булганнан соң, Минзәлә аэроклубы очуларны яңарта. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә. 19 май көнне җиде спортчы дүрт мең алты йөз метр биеклектән "ирекле очыш" ясага...

Ике парашютчы һәлак булганнан соң, Минзәлә аэроклубы очуларны яңарта. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә.
19 май көнне җиде спортчы дүрт мең алты йөз метр биеклектән "ирекле очыш" ясаган. Күнегүләр ясаганнан соң алар парашютларын ача башлаган. Шул вакытта бер парашютчы икенчесенең ачылган парашютына килеп кергән. Бәрелеш нәтиҗәсендә ике парашютчы да аңын югалткан һәм запас парашют ярдәмендә җиргә төшкән. Аларның беренчесе урында ук "ашыгыч ярдәм" машинасында һәлак булган, икенчесе җирле хастаханәдә. "АвтоДвигатель" ААҖнең 47 яшьлек җитәкчесе Олег Щелкановның бу 631нче сикерүе булган. Бу хакта "Татар-информ" язган иде.
Минзәләнең ДОСААФ комиссиясе килеп чыккан бәхетсезлек очрагында парашютчылар үзләре гаепле дигән нәтиҗә чыгарган.
"Алар моңа алдан әзерләнде, җирдә күп тапкырлар күнегүләр ясады. Әмма һавада катлаулы элемент - һава фристайлы башкарганда, хата җибәргәннәр. Комиссия нәтиҗәләре буенча, бар да аларның алдан күрә алмаулары нәтиҗәсендә килеп чыккан. Парашютларны тирә-якны карамыйча ачканнар һәм нәтиҗәдә бәрелешеп, шундый хәл булды. Тагын бер кат искәртәм: парашют спорты - экстремаль, куркыныч. Бик тәҗрибәле спортчылар һәлак булды. Алар бездә күптән шөгыльләнде, үзләре инструкторлар иде", - диде Россиянең ТРдагы ДОСАФФ Үзәк аэроклубының Минзәлә филиалы җитәкчесе Равил Нурмөхәммәтов.
Дүшәмбе көнне аэроклуб парашютчылар белән очкычны һавага күтәрергә ниятли.
 

Комментарийлар