Логотип «Мәйдан» журналы

Ике йөзле бала туган

Индонезиянең Батам шәһәрендә ике йөзе булган бала туган, дип яза Daily Mail. Фото: соцсетиКечкенә Гилан Эндикка туганына ике ай, аның ике йөзе һәм ике баш мие бар, алар бер баш эчендә урнашкан.Табибла...

Индонезиянең Батам шәһәрендә ике йөзе булган бала туган, дип яза Daily Mail.
tgtg Фото: соцсети
Кечкенә Гилан Эндикка туганына ике ай, аның ике йөзе һәм ике баш мие бар, алар бер баш эчендә урнашкан.
Табиблар сүзенчә, ана карынында башта ике яралгы үскән, әмма күпмедер вакыттан соң аның берсе үсүдән туктаган, шунлыктан сабыйның башы формасын үзгәрткән.
Хирурглар бу бик сирәк патология санала - 250 мең очракның берсе, дип белдергән.
Хәзерге вакытта табиблар баланың гомере өчен борчыла, чөнки аның башында артык сыеклык җыела. Ә җирле медицина хезмәткәрләре мондый катлаулы операциягә алынмый.
Ана кеше УЗИда каралганда барысы да яхшы иде дип ышандыра.
 
 

Комментарийлар