Логотип «Мәйдан» журналы

Ике ел эчендә Татарстанда илле яңа балалар бакчасы төзеләчәк

2020-2021 елларда Татарстанда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзул...

2020-2021 елларда Татарстанда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Ике ел эчендә Татарстанда илле яңа балалар бакчасы төзеләчәк
“Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2020-2021 елларда 50 балалар бакчасы төзү программасын эшләп бетердек, аларны без файдалануга тапшырачакбыз”, - диде Ирек Фәйзуллин.
Министр әйтүенчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. “29 мәктәпне, 112 балалар бакчасын, 9 коррекцион мәктәпне, 115 мәгариф объектларының функциональ зонасын ремонтлыйбыз”, - диде ул.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясала – хәзерге вакытта 17 объектта эшләр бара. Спорт объектларын төзү дәвам итә – 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы төзелә. “Ел ахырында бу эшләр тәмамланачак”, - диде министр.
 
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191899/

Комментарийлар