Логотип «Мәйдан» журналы

Ике ел эчендә “Идеалия” медицина үзәгенә егермеләп кеше шикаять белдергән

Татарстан сәламәтлек күзәтчелек оешмасына ике ел эчендә, “Идеалия” медицина үзәгенә шикаять белдереп, 18 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге феде...

Татарстан сәламәтлек күзәтчелек оешмасына ике ел эчендә, “Идеалия” медицина үзәгенә шикаять белдереп, 18 кеше мөрәҗәгать иткән.
 
Бу хакта “Татар-информ”га Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова сөйләде.
“Идеалия” клиникасы эшчәнлегеннән зарланып, 2017–2018 елларда безгә 18 пациент мөрәҗәгать итте. Алар күрсәтелгән медицина ярдәменнән канәгать түгел. Дүрт очракта без пациент гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янавын күрдек. Алардан ике очрак үлем белән төгәлләнде”, - диде күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе.
Алдан Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе 51 яшьлек хатын-кызның “Идеалия” клиникасында үлү факты буенча җинаять эше кузгатканлыгы билгеле булган иде. Тикшерү комитеты клиникадагы хезмәтләрдән зыян күргән башка кешеләрне эзли.
Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, соңгы ике елда “Идеалия” үзәгенә 650 мең сумга штраф салынган. Клиниканы күзәтчелек органы суд карары нигезендә генә яба ала.
Фото: https://pixabay.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/23/173933/

Комментарийлар