Логотип «Мәйдан» журналы

Ике ел чит кеше өчен алимент түләгән

Башкортстанда яшәүче бер ир ике ел буе ялгышлык буенча Волгоград өлкәсендәге бер ир өчен аның балаларына алимент түләгән.  Эш шунда: ике ир дә - тулы адашлар. Аларның исем фамилияләре, туган көнн...

Башкортстанда яшәүче бер ир ике ел буе ялгышлык буенча Волгоград өлкәсендәге бер ир өчен аның балаларына алимент түләгән.
 
Эш шунда: ике ир дә - тулы адашлар. Аларның исем фамилияләре, туган көннәре, хәтта хатыннарының исемнәре дә бертөрле. Шуның аркасында система ялгышкан.
Мәсьәләне хәл итү өчен үрнәкле гаилә башлыгы, өч бала атасы булган Башкортстан кешесе прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Приставлар гаризаны тикшергән һәм янә ялгышлык белән хезмәт хакыннан акча тотылып барган Башкортстанда яшәүче ирнекен түгел, ә бурычлы Волгоград өлкәсе кешесенең исәп картасын блокировкалаганнар...
 
http://kiziltan.ru

Комментарийлар