Реклама
Ике чаллы хатын-кызына Минтимер Шәймиев тун тапшырды
Чаллыда яшәүче ике күп бала анасы - Екатерина Орлова һәм Нодира Авлаярова - "Ел хатын-кызы" республика конкурсында "Хатын-кыз -ана" номинациясендә җиңүче булдылар, дип яза "Челнинские известия" басмас...
Чаллыда яшәүче ике күп бала анасы - Екатерина Орлова һәм Нодира Авлаярова - "Ел хатын-кызы" республика конкурсында "Хатын-кыз -ана" номинациясендә җиңүче булдылар, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
Фото: tatarstan.ru
Казанның С.Садыйкова исемендәге Зур концертлар залында ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев аларга бүләк итеп тун тапшырды.
"Шильнә икмәге" пекарнясы хуҗасы Екатерина Орлова гаиләсендә 11 бала. Ә 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы Нодира Авлаярова 8 бала әнисе.
Исегезгә төшерәбез, Казанда узган "Ел хатын-кызы" конкурсына Чаллыдан 25 катнашучы барган иде.

Комментарийлар