Логотип «Мәйдан» журналы

Ике бөек татар җырчысына һәйкәл куелды

Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның халык артистлары Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә һәйкәл ачылды. Фото: prav.tatarstan.ruИке бронза бюсттан һәм язулы стелалардан гыйбарәт һәйкәл Кызыл Октябрь...

Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның халык артистлары Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә һәйкәл ачылды.
93e7a3ea674b3e2215285f00ed588730_L Фото: prav.tatarstan.ru
Ике бронза бюсттан һәм язулы стелалардан гыйбарәт һәйкәл Кызыл Октябрь районы үзәгендә – Ураза авылында куелды. 16 июльдә татарлар өчен истәлекле әлеге вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә губернаторы Валерий Шанцев катнашты. Баштан ук бу эшне башкарып чыгуда Татарстан Президенты, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы, өлкәнең татар конгрессы, Кызыл Октябрь районы хакимияте һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды көч куйды. Бюстларның авторы – сынчы Мәхмүт Гасыймов, архитекторы – Герман Бакулин.
Рәшит Ваһапов (1908-1962) – Кызыл Октябрь районының Актук авылында, ә Хәйдәр Бигичев (1949-1998) Чүмбәли авылында туып үскән.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар