Логотип «Мәйдан» журналы

Ике бәйрәм арасында никахлашырга ярыймы?

"Танышларым Корбан бәйрәменә кадәр никах укытты. Мин аларга моның гөнаһ икәнлеген аңлаттым. Чөнки Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре арасында никах укытырга ярамаганлыгы турында билгеле. Алар мине тыңламады....

"Танышларым Корбан бәйрәменә кадәр никах укытты. Мин аларга моның гөнаһ икәнлеген аңлаттым. Чөнки Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре арасында никах укытырга ярамаганлыгы турында билгеле. Алар мине тыңламады. Бу дөресме?" 
 
Әлеге сорауга җавапны мөфти Илдус Фәйзов бирә: "Чынлыкта кеше сөйләгән барлык нәрсәләр дә дөрес түгел. Безнең диндә "мин ишеттем", "миңа кемдер әйтте" кебек чыганаклар юк. Безнең Коръән бар. Ә инде Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре арасында никах укытуга килгәндә, сез әйткән сүзләр дөреслеккә туры килми. Танылган галим Мулла Али әл-Кариның "Айн әл-'Ильм" китабында никах турындагы бүлектә, мәсәлән, Аллаһының Рәсүле гәләйһиссәләм Айшәгә Шәүвәл аенда өйләнгән дип языла. Белгәнебезчә, Шәүвәл ае ай календаре буенча унынчы ай, һәм Рамазан аеннан соң килә.
Ә Аллаһы Тәгалә барыбыздан яхшырак белә."
 
Чыганак: Исламтудей

 

Комментарийлар