Логотип «Мәйдан» журналы

Иҗади бәйгегә йомгак

Бүген, 27 февраль көнне Тукай районы Яңа Бүләк авылында ТАССРның 100 еллыгына һәм татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлап үткәрелгән «Илһам моңы! Йөрәкләрдән агасың...

Бүген, 27 февраль көнне Тукай районы Яңа Бүләк авылында ТАССРның 100 еллыгына һәм татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлап үткәрелгән «Илһам моңы! Йөрәкләрдән агасың син, йөрәкләргә тамасың син...» дип исемләнгән район күләм иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Әлеге чарада жюри рәисе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин  һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова катнашты.
[gallery columns="4" ids="47039,47040,47041,47042,47043,47044,47045,47046,47047,47048,47049,47050,47051,47052,47053,47054"]

Комментарийлар