Логотип «Мәйдан» журналы

Игорь Комаров «Театраль Идел буе» округ фестиваленә старт бирде

РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Театраль Идел буе» мәктәп һәм студентлар коллективлары фестиваленә старт бирде. Ул 2019 елда Идел буе төбәкләрендәге меңнән артык мәктәп һәм 130 студен...

РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Театраль Идел буе» мәктәп һәм студентлар коллективлары фестиваленә старт бирде. Ул 2019 елда Идел буе төбәкләрендәге меңнән артык мәктәп һәм 130 студентлар театрын берләштереп, округның төп мәдәни вакыйгаларыннан берсе булачак.
Игорь Комаров «Театраль Идел буе» округ фестиваленә старт бирде
Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комаров 27 мартта Түбән Новгородның «Комедiя» театрында фестивальнең башлануы турында хәбәр итте. Вәкаләтле вәкил үз чыгышында 2019 елның РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россиядә Театр елы дип игълан ителүе хакында искәртте.
«Фестиваль төбәк этапларын һәм округ этабын берләштерә. Төбәк этапларында Идел буе федераль округындагы 14 субъектның һәркайсындагы иң көчле коллективлар билгеләнәчәк. Округ этабы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Хәзер әлеге проект Татарстанда килештерү процедурасын уза. Республикада төбәк этабы ике өлештән (муниципаль һәм төбәк) торачак. Татарстанлылар тавыш бирү юлы белән иң яхшы мәктәп һәм студент театр коллективларын сайлап алачак, алар республиканы иҗади ярышларның төбәк этабында тәкъдим итәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183465/

Комментарийлар