Логотип «Мәйдан» журналы

Игорь Комаров: "Татарстанда яман шештән үлүчеләр саны 4%ка арткан"

Россия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Игорь Комаров Татарстанда яман шештән үлүчеләр дүрт процентка арткан, ә медицина җиһазлары алуга күп акчалар түгелгән диде. "Яман шештән...







Россия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Игорь Комаров Татарстанда яман шештән үлүчеләр дүрт процентка арткан, ә медицина җиһазлары алуга күп акчалар түгелгән диде.







 







"Яман шештән үлүчеләрнең саны дүрт процентка арту Идел буе федераль бүлгесендә иң зур күрсәткеч. Шул ук вакытта Россия сәламәтлек саклау министрлыгы республикада сәламәтлек саклауга һәм җиһазлар алуга зур акчалар тотылуына игътибар итә", дигән Комаров. Аның сүзләрен "Реальное время" китерә.
Комаров шулай ук Татарстанны өч яшькәчә балаларга бакчаларда урыннарның аз булуы өчен тәнкыйтьләгән. Бу проблем бигрәк тә Казанда һәм Чаллыда кискен диелә.
Татарстанда республика онкология диспансеры өчен тагын берничә бина төзү мәсьәләсе хәл ителә. Алар Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә урнашачак диелә. Чаллыда дүрт катлы онкология үзәге һәм ике катлы радиология корпусы төзүгә 1 млн 738 мең сум, ә Әлмәттә радиология корпусы төзү өчен 500 мең сум акча бүленәчәк дип тә белдерелгән иде.


https://www.azatliq.org/a/29600002.html






Комментарийлар