Логотип «Мәйдан» журналы

Иделле, Йолдыз, Хәят исемле яңа бодай сортлары чыга башлаган

Татарстан селекционерлары республикада чыгарылган яңа сортлы бодайларга татар атамалары куша башлаган. Исемнәрне аны чыгаручылар үзләре куша икән. Алар арасында Иделле, Йолдыз, Хәятне очратырга мөмкин...

Татарстан селекционерлары республикада чыгарылган яңа сортлы бодайларга татар атамалары куша башлаган. Исемнәрне аны чыгаручылар үзләре куша икән. Алар арасында Иделле, Йолдыз, Хәятне очратырга мөмкин.
uzn_1449597208
Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров белдерүенчә, сортларны чыгару кимендә 30 төрле параметр буенча алып барыла.
“Белүебезчә, бодай сыйфатлы ипи пешерүдә файдаланырлык булырга тиеш. Яңа сортларның тагын бер өстенлекле яклары — корылыкка чыдамлылык. Иммунитетлары да, башка сортларга караганда көчлерәк”, - ди ул.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар