
Беренче этап эшләрне кабул итүгә багышлана. 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган барлык яшьләр дә әлеге бәйгедә катнаша алды. Икенче этапта жюри әгъзалары килеп ирешкән эшләрдән иң-иңнәрен сайлап алды. Жюри арасында танылган шагыйрьләр, язучылар, галимнәр – Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Марат Закиров, Илсөяр Иксанова, Әлфәт Закирҗанов.
Өченче этап яшь шагыйрьләргә мастер-класслар күрсәтү, шәхесләр белән очрашуга каралган.
Бәйге 21 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар "Байтик" Яшьләр үзәгендә торачак. Алар бу көннәрдә Рабит Батулла, Ренат Харис, Радик Сабиров, Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех кебек шәхесләр белән очрашачак.
"Идел" Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина хәбәр итүенчә, быел узган елга караганда азрак кеше катнаша. "Быел безгә якынча 70-80 эш кабул ителде, аның 30 га якыны өченче турга узды. Узган ел белән чагыштырганда азрак, быел детектив язучылар юк. Күпчелекне поэзия әсәрләре тәшкил итә. Шулай ук прозага, балалар әдәбиятына игътибар зур, бер драма әсәре бар", – ди ул.
Әлеге бәйгенең максаты – яшь буын арасында талантлы шагыйрьләрне, прозаикларны, драматургларны ачыклап, аларның иҗат үсешенә ярдәм итү.
Комментарийлар