Идел бит ул... сай бит ул. Сусыз, балыксыз, корабсыз калмабызмы?
Бу көннәрдә республика сулыклары тирәсендәге хәлләр хәтта ялкауларны да гаҗәпләнүдән бот чабарга мәҗбүр итте. Берәүләр экологик һәлакәт китереп чыгаручыларны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк ди...
Бу көннәрдә республика сулыклары тирәсендәге хәлләр хәтта ялкауларны да гаҗәпләнүдән бот чабарга мәҗбүр итте. Берәүләр экологик һәлакәт китереп чыгаручыларны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дип чаң суккан арада, икенчеләр гаепне өстән төшерергә ашыкты. Су кайчан ярларына әйләнеп кайтыр?
Алдан аяк киенгән – отмаган
Быелгы яз эсселеге белән генә түгел, сусызлыгы белән дә истә калачак. Социаль челтәрләр Идел, Зөя, Казансу, Чулман, Мишә кебек елгаларда суның кимүенә бәйле фотосурәтләр белән тулды. Елгаларда кечкенә утраулар пәйда булды. Ни өчен икәнен дә әйттеләр. Су ресурслары федераль агентлыгы каршындагы махсус комиссия вәкилләре, синоптиклар фаразлаган көчле ташудан куркып, Куйбышев сусаклагычында су биеклеген төшерү турында карар кабул иткән.
– Быел кышын кар гадәттәгедән ике тапкыр күбрәк яуды, кардагы су запасы да артык иде, – диде “ВТ”га “Средволгаводхоз” дәүләт учреждениесе (Куйбышев сусаклагычын эксплуатацияләү өчен әлеге оешма җаваплы – ред.) директоры Фоат Мөхәммәтшин. – Шуңа күрә без 1979 елдагы кебек көчле ташу көттек. Ул елны Иделдә су биеклеге 54 метрдан да артып китте, елга ярындагы бакча йортлары ташу белән бергә акты. Мондый хәлне булдырмау өчен, Куйбышев сусаклагычында суны көчәйтелгән режимда агызу турында карар кабул ителде. Әмма фаразлар чынга ашмады: язгы ташу булмады. Гадәттә кыш көне җир 1,5 метр тирәнлеккә кадәр туңса, быел әлеге күрсәткеч нибары 30–70 сантиметр тәшкил иткән. Шуңа күрә эрегән кар суы шунда ук сеңеп барды. Урман сулары да елгаларга барып җитмәде. Югыйсә сусаклагычны нәкъ менә шул елгалар тулыландырачак дип өметләндек. Яз тиз килсә, ташу сулары ике-өч көндә сусаклагычка барып җиткән булыр иде. Тик көндез җылытты, төнлә суытты. Нәтиҗәсе исә күз алдында. Куйбышев сусаклагычында норма буенча су биеклеге 53 метр тәшкил итәргә тиеш булса, бу көннәрдә ул 50,1 метрга кадәр төште. Куркыныч чик – 49 метр. Нишләтәсең, барысы да бер Ходай кулында.
Табигатьне җиңеп булмый.
Синоптиклар гына үпкәле. Татарстан Гидрометеорология хезмәте, көчле ташу көтә дип, дөреслеккә туры килмәгән фараз бирүләре турындагы гаепне рәсми рәвештә кире какты.
– Безнең хезмәт су биеклеген һәм кечкенә елгаларның боздан ачылу вакытын фаразлау белән шөгыльләнә. Әлеге эштә көз көне туфрактагы дым дәрәҗәсе, җирдәге туң, явым-төшемнәр күләме, шулай ук сулыклардагы боз катламы биеклеге исәпкә алынды, – диде Татарстан синоптиклары. – Фаразлар 98 процентка чынга ашты. Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсен төшерү турындагы карарга бернинди катнашыбыз юк.
Гаеп атта да, тәртәдә дә түгел микән? Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе кимүгә китергән тагын бер сәбәпне атады. “Идел елгасының түбән өлешендә урнашкан авыл һәм балык хуҗалыклары кирәк-яракларын кайгырту өчен, ел саен язгы ташу чорында Жигулевск һәм Волгоград гидроузелларында суның биеклеген төшерәләр. Быел исә әлеге эш Куйбышев сусаклагычында су биеклеген киметү белән бер вакытка туры килде”, – дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә. Татарның гына акылы төштән соң түгел. Узган атнада гына Мәскәүдә махсус комиссия утырышында Куйбышев сусаклагычын кире тутыра башлау турында карар кабул иттеләр. Министрлык фаразларына караганда, 9 июньдә Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52 метрга җитәргә тиеш.
“Әллә махсус эшләгәннәрме?”
Түрәләр үзара гаеплене эзләгән арада балыкчылар чаң суга. Татарстан Һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкилләре республика елгалары саегуны экологик һәлакәт дип бәяләде инде. Алар, елгаларны корытучыларны җинаять җаваплылыгына тарту өчен, табигатьне саклау прокуратурасына хат юлларга җыена. Рәсми сайтта “әрчелеп” калган елга ярларында төшерелгән фотосурәтләр һәм видеоязмаларны да даими урнаштырып баралар. “Мондый коточкыч хәлне 2010 елдагы корылык вакытында да күргән юк иде. Су китте дә бетте. Иң аянычлысы – кеше кулы белән салынган зыян бит бу. Исәп-хисапны дөрес ясамаганнармы, әллә махсус эшләгәннәрме?” – дип язган үзен Артур дип таныштырган балыкчы. Федерация рәисе Нияз Әхмәтов сүзләренә караганда, елгалар саегу аркасында, балыклар уылдык чәчә алмый. “Чуртан, сорожка кебек балыкларның уылдыклары үлеп бетте, чиратта – корбан балыгы”, – дип борчыла ул.
Казансу ярындагы балыкчылар да аптырашта. “Су көннән-көн чигенә. Минемчә, бу электр станцияләре эшчәнлегенә бәйле. Барысына да кеше сәбәпче. Суны телиләр икән күтәрәләр, телиләр икән төшерәләр”, – ди дистә елдан артык балык тоту белән шөгыльләнүче Владимир Максимов. Балыкчылар әйтүенчә, быел уылдыкның 80 проценты юкка чыгачак. Хәер, судагы бөтен тереклек зыян күрә. Көннәр алга таба да болай эссе торса, Идел елгасы “чәчәк ата” башларга мөмкин дип тә фаразлаганнар.
Биология фәннәре кандидаты Әлфия Сәетова сүзләренә караганда, язын балыклар сай сулыкларга кереп уылдык чәчә.
– Куйбышев сусаклагычында су биеклеген төшерү нәтиҗәсендә, нәкъ менә тирән булмаган яр буйлары ачылды. Балыклар уылдык чәчәргә урын тапмый, авырый, үлә. Судагы тереклек кибеп юкка чыгу аркасында, туклану чылбыры өзеләчәк. Су күләме кимү андагы химик матдәләр катнашмасы артуга китерде. Казансу тирәсендә яшәүчеләр елгадан килгән зәһәр истән зарлана башлады инде, – ди белгеч.
Балыкларга... “оя” коралар
Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында исә артык борчылмаска киңәш итәләр.
– Без зыян күләмен исәпләү белән шөгыльләнмибез, – ди комитетның су биологик ресурслары бүлеге җитәкчесе Ирина Мөстәкыймова. – Хәлдән килгәнчә мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз. Сулыкларның саегуы балыкларга уылдык чәчү өчен уңайлы урын эзләргә комачаулый. Моны исәптә тотып, Татарстанның Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш кебек 13 районында уылдык чәчү өчен ясалма урыннар булдырылачак. Судагы мондый “оя”лар нарат ботакларыннан ясалган озын бәйләмнәрдән гыйбарәт. Кирпеч белән ныгытылган нарат ботаклары калкавыч кебек бер урында тирбәлә. Мондый мохиттә уылдыкларның сакланышы 85–90 процентка кадәр күтәрелә. Былтыр ел дәвамында 12 чакрым озынлыктагы бәйләмнәрне суга салсак, быел бер атна эчендә генә дә 17 чакрым озынлыкта “оя”лар ясадык.
Зыян күләмен исәпләү белән Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татарстандагы бүлеге шөгыльләнә, дип тә әйттеләр комитетта. Тик күпме генә шалтыратсак та, галимнәрдән бер авыз сүз дә җавап ала алмадык. Мескен хәлгә төшкән Идел буеннан кайтып кермиләр, күрәсең.
Ә менә елга буенда ял итәргә теләүчеләр суга керә алмый.
– Көймәләр һәм катерларның яртысыннан да күбрәге яр буенда тора, – ди Казансуда ял оештыру белән шөгыльләнүче шәхси оешма хезмәткәре Артем Дорофеев. – Хәзер халыкны суга кертергә дә куркыныч. Казансу саеккач, моңа кадәр су төбендә яткан чүп-чар калкып чыга башлады. Шуңа күрә суда аеруча да сак булырга киңәш итәбез. Былтыр җәйге чорда аена 30–40 мең сум акча эшләдем. Быел башка эш эзләргә туры килер, ахры.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Идел һәм Кама буйлап елга транспортында пассажирлар ташу эше гадәттәгечә алып барыла. Дөрес, сулыклар саегу аркасында, Болгар һәм Тәтешкә югары тизлекле метеорлар җибәрүне кичектереп торырга туры килгән. “Су биеклеге алга таба да кимегән очракта, пассажирлар ташуга чикләү кертеләчәк”, – дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Иделне саектыру кемгә отышлы?
Өстән кушканны көтеп утырмыйча, бүген үк елгаларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар анысы. Татарстан балыкчылары Иделгә чиләк белән су ташый башлаган әнә. Акцияне оештыручылар, түрәләргә дә ак күлмәкләрен салып, кулларына чиләк алырга киңәш итә.
“Кара” археологлар исә бу көннәрдә суга түгел, бәхеткә чумды. Идел ярларыннан чигенү аркасында, Казаннан ерак түгел тарихи байлык – элеккеге пристаньның бер өлеше булган таш түшәлгән юл ачылган. Ул Куйбышев сусаклагычы төзелгәч су астында калган булган. Хәзер биредә металл эзләүчеләр кыйммәтле тәңкәләр эзләп мәш килә, ди.
Ераккарак киткән саен, вакыйгалар тагын да күперә. Социаль челтәрләрнең берсендә Куйбышев сусаклагычы суын махсус Әстерханга таба агызганнар дип язганнар. Әйтүләренә караганда, шул рәвешле мәрсин балыкларына уылдык чәчү өчен уңай шартлар булдырганнар. Сүз кара уылдык җитештерү турында бара. Аның 1 килосы 50 мең сум тора, ди. Ә акча булган җирдә уртак тел табыла, дип тә өстәгәннәр. Көләргә дә, еларга да белмәссең, билләһи.
Таһир ҺАДИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:
– Татарстан су мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республика территориясенең 6,4 проценты, ягъни 4,4 мең квадрат километр мәйдан су өслекләренә туры килә. Без –суны бик күп файдаланучылар да әле. Статистика мәгълүматларына караганда, 2015 елда 869 миллион куб метрдан күбрәк су кулланганбыз. Шуның 679 миллион куб метры елгаларга туры килә. Барлык файдаланылган суның 72 проценты – сәнәгать тармагына, 27 проценты халыкны су белән тәэмин итүгә киткән.
Су бик күп максатларда кулланыла. Ә нәрсә хисабына тула соң ул? Билгеле ки, ике арада баланс булырга тиеш. Су биеклеген исәпкә алганда табигать шартлары, шул исәптән язның ничек килүе, сусаклагычлар эшен көйләү игътибарга алына. Бу эш белән шөгыльләнүче махсус комиссия дә бар. Минем уйлавымча, безгә аңлашу җитмәде. Быел кар гадәттәгедән күбрәк яуганны үзебез дә күрдек бит. Әмма су ташу булып акмады. Өстәвенә майда бик эссе көнәр дә булды. Нәтиҗәдә сулыклар саегу аркасында, балыклар, кош-кортлар, сү үсемлекләре зыян күрде. Моны яшереп-нитеп торасы юк. Әмма зыян күләме турында сөйләргә иртәрәк. Су тиешле биеклеккә җиткән очракта да, табигать элеккеге халәтенә кайтканчы берничә ел вакыт кирәк булачак. Балыклар, җәнлекләр, кош-кортлар билгеле бер экосистеманы тәшкил итә. Бүген әнә шул баланс үзгәрде. Әлеге мәсьәлә безне дә бик нык борчый. Бу хакта комитет утырышында да сөйләшәчәкбез. Алга таба мондый хәлне булдырмауга килгәндә, бәлки, гадәттән тыш хәл чыгу мөмкинлеген исәпкә алып, Казансуда автоном рәвештә эшләүче сусаклагыч булдыру кирәктер. Төрле хәл килеп чыгарга мөмкин бит. Идел – элеккеге Идел түгел инде. Төрле яктан килеп фараз ясарга кирәк иде. Хәзер исә без факт алдында калдык. Мәсәлән, кемдер Әстерханда мәрсин балыгына шартлар тудырырга тели икән, моны ник минем хисапка башкара? Минем язмышым да Иделгә бәйле бит. Елганың озынлыгы 3,5 мең километр тәшкил итә һәм аның ярларында 60 миллионнан артык кеше төпләнгән. Шуңа күрә канун кысасында да әлеге мәсьәләгә кире кайтырга туры киләчәк, дип уйлыйм.

- Лилия ГАЛИМОВА, Казан Кремленең рәсми вәкиле:
– Республика сулыкларының саегуы мәсьәләсе безне дә борчый. Өч куркыныч янавын күрәбез. Беренчедән, биологик ресурслар кими, чөнки балыклар уылдык чәчә алмый, үлә. Икенчедән, суда зыянлы матдәләр күләме арту сулыкларның пычрануына китерергә мөмкин. Өченчедән, суднолар йөреше өчен борчылабыз. Әлеге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора. Республика башлыгы 29 апрельдә үк, Жигулевск һәм Волгоград гидроузеллары аша су җибәрү графигына үзгәрешләр кертүне сорап, Россиянең экология министры Дмитрий Кобылкинга хат юллаган иде. 3 майда, хәлләрнең тагын да кискенләшүен күреп, Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт телеграммасы юллады. Нәтиҗәсе буларак, 7 майда Мәскәүдә киңәшмә узды. Әлеге чарада Татарстан экология министры Александр Шадриков су җибәрүнең яңа графигын тәкъдим итте.

Комментарийлар