Ибраһим паша һәм Хәтиҗә солтанның зиннәтле сарае бүген нинди хәлдә?
Әлеге архитектура һәйкәле XVI йөз башларында төзелгән дисәләр дә, аның барлыкка килү вакыты төгәл билгеле түгел һәм хәзерге вакытка хәтле ачыклый алмаганнар. Фото: https://zen.yandex.ruСарай төзелгән...
Әлеге архитектура һәйкәле XVI йөз башларында төзелгән дисәләр дә, аның барлыкка килү вакыты төгәл билгеле түгел һәм хәзерге вакытка хәтле ачыклый алмаганнар.
Фото: https://zen.yandex.ru
Сарай төзелгән җирдә аңа хәтле ипподром урнашкан булган һәм шуңа бәйле рәвештә Ипподром сарае дип йөртелә башлаган.
Сөләйман солтан әлеге замокны баш вәзире Ибраһимга бүләк итеп биргән. Ул үзенең хәрби казанышлары белән дан тоткан һәм дипломатлык сәләте белән аерылып торган. Шул вакыттан бирле әлеге сарай соңгы хуҗасы - Ибраһим паша исеме белән йөртелә. Вәзир вафатыннан соң, замок дәүләт кулланышына күчкән. Башта анда Төркия киңәшчеләре вәкиллеге урнаша, ә соңыннан бина казарма буларак кулланыла башлый. ХХ гасыр урталарында, ислам һәм төрек сәнгатенә багышланган музей булдыру өчен, бинаны реставрацияләргә карар кылына.
Ташлардан күтәрелгән бу замок XVI гасырның үзенчәлекле төзелеш үрнәге булып тора. Чөнки ул заманнарда биналарны агачтан төзи торган булганнар. Тышкы яктан караганда бу замок оборона өчен ясалган бинаны хәтерләткән. Ибраһимның байлыгын һәм хакимлеген үз кулларына алырга теләүче дошманнары да аз булмаган.
Бина эчке яктан иске госман стилендә эшләнгән, шунлыктан музей кунакларын бу бина Ибраһим яшәгән чорга "илтә".
Экспонатлардан җиде бүлек оештырылган. Алар һәрберсе аерым бер тематиканы чагылдыра: таштан ясалган әйберләр, язу-сызу, керамика һәм пыяла, агач экспонатлар, металл әйберләр, келәм эшләре, этнография.
"Бөек гасыр" ("Великолепный век") сериалында исә әлеге бизәкләрне уйдырма герой Лука ясый
Ислам һөнәрчелегенә караган борынгы әйберләр дә музейга килеп эләккән. Алар Төрек дәүләтенә нигез салган Ата Төрек күрсәтмәсе белән гыйбадәтханәдән монда күчерелгән булган.

Комментарийлар