Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Рөстәм Галиуллинга мактаулы исем бирделәр

Рөстәм Госман улы Галиуллин (1987 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа) — язучы, филология фәннәре кандидаты (2012). 2018 елдан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә әдәбиятны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Галиуллин Рөстәм Госман улына "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде. 

 

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Комментарийлар