Логотип «Мәйдан» журналы

Иҗатчыларга Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшырылды

«Татнефть» Акционерлык Җәмгыятенең Рухият фонды оештырган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы быел беренче тапкыр Казанда, Милли китапханәдә узды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бу нисбәттән шаяртып та алды:

– Башка елларда Рухият фонды безне Әлмәткә чакырып кунак итә иде, быел Казанга килеп кунак итте, – диде.

Кичә Кариев исемендәге театр актерлары чыгышы – Саҗидә Сөләйманованың шигъриятен искә төшерү белән башланып китте.

Быелгы премия традиция буенча 6 язучыга тапшырылды. Өч төп премия Казанда яшәүче балалар шагыйре Йолдыз Шәрәпова, Әлмәттә яшәп иҗат итүче шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, шагыйрә һәм тәрҗемәче Алия Кәримовага бирелде. Кызыксындыру премияләренә Буада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзатуллова, Нурлатта яшәүче язучы Илдус Диндаров һәм Казанда яшәүче шагыйрә Ольга Овчинникова лаек булдылар. Болардан тыш ун студент Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек дип табылды.

Җинүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәбрикләде.

– Саҗидә Сөләйманованың матур шигъриятенә гашыйк булмый калып булмый, – диде ул. – Татар Дәүләт Филармониясе тәкъдим иткән «Галиҗәнап шигырь» проектында да Саҗидә Сөләйманова шигърияте беренче итеп сайланды. Һәм ул кичә барышында зал тоташ елап утырган иде...

«Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә (ул вакыттагы җитәкчесе – Илфак Ибраһимов) премиягә нигез салган вакытларны искә алды.

– Хәзер бу премия бик дәрәҗәле бүләккә әйләнде, – диде ул.

 

 

 

 

 

 

Аңлатма өчен: Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә 2006 елда нигез салынган. 16 ел эчендә барлыгы 51 язучыга төп премия, 55 язучыга кызыксындыру премиясе тапшырылган. Һәм 145 студент Саҗидә Сөләйманова исмендәге стипендиягә лаек булган.

Галерея

Комментарийлар