Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ярышларына керү бушлай булачак
Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларына билетлар бушлай булачак, ләкин моның өчен сайтта теркәлү узарга кирәк. Бу хакта “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә журналистларга брифингт...
Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларына билетлар бушлай булачак, ләкин моның өчен сайтта теркәлү узарга кирәк. Бу хакта “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә журналистларга брифингта WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин әйтте.
“Дөнья һәм илкүләм чемпионатларына баручыларның чакыру билеты булырга тиеш. Аны алу өчен worldskills2019.com рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Билетны кәгазьгә бастырып чыгарып, үзеңдә тоту хәерлерәк. Сканерлар телефоннан штрих-кодны укый алмаска да мөмкин”, - дип кисәтте Эмиль Гобәйдуллин.
Аның сүзләренчә, бер билет белән чемпионат мәйданчыгына бер кеше уза ала, 12 яшькә кадәр балаларны олылар озата керергә тиеш. “Баланы теркәү һәм аңа билет алу кирәкми. Илкүләм чемпионат көннәрендә дә шушы кагыйдә гамәлдә булачак”, - диде Эмиль Гобәйдуллин. Ул чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарына билет бәяләрендә әйтте.
Ул “Казан экспо”га Тимер юл вокзалыннан аэропортка кадәр килә торган электричкаларда килү уңайлы булачак дип киңәш итте. Юл бәясе 40 сум.

- “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалы 20-24 майда 92 компетенция буенча узачак.
- WorldSkills дөнья чемпионаты 22-27 августта 56 компетенция буенча үткәрелә.
Комментарийлар