Логотип «Мәйдан» журналы

“Һөнәр” фестивале “Алтын битлек” театр премиясен дәгъвалаучы спектакль белән рәсми ачылды

Шушы минутларда Камал театрында X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале ачылды. Фестивальне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачты. Фото: архив/Рамил Гал...

Шушы минутларда Камал театрында X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале ачылды. Фестивальне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачты.




9245 Фото: архив/Рамил Гали
Эльвира Камалова әлеге театр фестивален оештырган Камал театрына рәхмәтен җиткерде, Театр елында республиканың театр дөньясында зур ачышлар буласына ышанычын белдерде, театр форумында катнашучыларга уңышлар теләде.
Фестиваль Камал театрында Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу” спектакле белән башланды. Айдар Җаббаровның әлеге спектакле театр җәмәгатьчелеге тарафыннан татар театрында яңа сүз, зур вакыйга итеп кабул ителде. Ул дүрт номинация буенча “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.
Көндез Кариев театры залында Алмаз Садриевның “Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр” бәби театры күрсәтелде. Бәби спектаклен Казанга Минзәлә театры алып килде.
Фестиваль афишасына татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә барачак.

 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176299/

Комментарийлар